Татарстан ДОСАФФ җитәкчесе Дамир Динниулов белән хушлашу вакыты билгеле булды
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июньдә Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә (элеккеге Менжинский исемендәге мәдәният йорты, К.Маркс урамы, 26 йорт) Татарстан ДОСАФФ идарәсе рәисе эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов белән хушлашу мәрасиме булачак.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, озату мәрасиме 8.30 сәгатьтә, матәм митингы 10.00 сәгатьтә башлана. Дамир Динниуловны Казанның Арча зиратында җирлиләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә , Татарстан ДОСААФ җитәкчесе бүген иртән 58 яшендә вафат булды.