Чаллыда җиденче каттан яшүсмер кыз егылгач җинаять эше кузгаттылар
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәренең Замелекесье микрорайонында җиденче каттан 15 яшьлек кыз егылгач, үзенә кул салуга этәрү буенча җинаять эше кузгаттылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Фаҗига 26 майда булган. Яшүсмер кызның мәетен кибет түбәсендә тапканнар. Башта фаҗиганең берничә сәбәбе каралган, анда «селфи» ясаганда егылу да бар. Соңрак ачыкланганча, төп сәбәп үзенә кул салуга этәрү булган.
Билгеле булганча, кыз тулы гаиләдә тәрбияләнгән, музыка мәктәбендә укыган. Соңгы вакытта укуда билгеләре төшү сәбәпле, ата-анасы белән мөнәсәбәтләре начар