Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Татарстан халкының июнь аенда өстәмә ял көне барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 12 июнь – Россия көне эшләми торган бәйрәм көн санала. Әлеге маддәнең 2 өлеше нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре бергә туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соң килгән эш көненә күчерелә. Эшләми торган бәйрәм көн алдындагы эш көне яки сменаның вакыты бер сәгатькә кыскара», - диелә хәбәрдә. 2021 елда 12 июнь ял көненә – шимбәгә туры килә. Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, ял көне 14 июньгә, дүшәмбегә күчерелә. Шул рәвешле, республика халкы өч көн рәттән (12, 13 һәм 14 июнь) ял итәчәк. 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.