Башкорт корылтае Сабан туен үткәрү буенча методик тәкъдимнәр әзерләде
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае экспертлар белән бергә Сабан туен үткәрү буенча методик тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Корылтай Президиумы рәисе Эльвира Аиткулова фикеренчә, әлеге тәкъдимнәрнең максаты – Сабан туеның асыл мәгънәсен, халыкчанлыгын һәм популярлыгын кире кайтару, халык бәйрәмендә катнашучылар санын арттыру. «Безнең фикеребезчә, милли бәйрәм – Сабан туе соңгы елларда берникадәр девальвацияләнде һәм үзенең башлангыч мәгънәсен югалтты. Аның асыл мәгънәсен кире кайтарасы килә. Яңа концепцияне районнарның әзерлегеннән чыгып гамәлгә кертергә тәкъдим итәбез. Ул Сабан туе – шашлык ашап, хәмер эчеп күңел ачудан гыйбарәт бәйрәм дигән концепциядән баш тартуны үз эченә ала». Методик тәкъдимнәр үз нәселеңнең стилистикасы буенча бизәлгән аерым тирмәләр булуын күздә тота. Традицион милли спорт төрләреннән (аерым алганда, көрәш) тыш, «аударыш», «ылаҡ» кебек сирәк төрләрне дә үстерергә тәкъдим ителә.