Татарстанда тагын 31 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 31 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, әлеге инфекцияне йоктырган пациентларның гомуми саны 21 604 кешегә җитте», - дип искәртте спикер.
Республиканың баш санитар табибы сүзләренчә, соңгы тәүлектә белгечләр коронавирус инфекциясенә 7,9 мең ПЦР-тест үткәргән.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер тәүлек эчендә Татарстанда 29 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.