Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә: Җанисәп алдыннан сезгә таянабыз
![Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә: Җанисәп алдыннан сезгә таянабыз](https://tatar-inform.tatar/attachments/185aa4792dcb31558aa545db0ca3e9ac7065cf24/store/fill/780/440/4f9c74b1e04390eea0de1e7e17496fb0487a83c05bffbb3770dde33e4d1c/KSF01821_copy_3000x2000.jpg)
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык санын алу алдыннан дин әһелләренә таянуын әйтте. «Октябрьдә халык санын алу булачак. Без барыбыз да милләтебезнең патриотлары. Татар кешесе татар булып язылырга тиеш. Сезгә таянып эшләдек, бүген дә сезгә таянабыз. Конгресс та урыннарда зур эш башкара. Әгәр телеңне, динеңне югалтсаң, милләтнең киләчәге юк. Бу бездән башка беркемгә кирәкми», — диде Президент «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында. Ул дин әһелләренә зур эшләр башкарганнары, милләтпәрвәр булулары өчен рәхмәтен җиткерде. «Киләчәктә милләтебез, динебез турында борчылып, булган безнең тарихны яшьләргә тапшырырбыз дип уйлыйм», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул киләсе елда Болгарда Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы вакыйгасын искәртте. «Болгарның 1100 еллыгын үткәрү буенча зур гына эшләрне быел башлап җибәрәбез. Федераль оештыру комитеты әле юк, Татарстан оештыру комитетына бүген кул куйдык», — диде. «Үзегезне саклагыз, ковид беркая китмәде. Атнасына 10-12 кеше югалтабыз. Вакциналар бар, урыннарда авырлыклар булса, бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә әзер», — диде Рөстәм Миңнеханов. Чыгышыннан соң ул Татарстан Президенты Указы нигезендә дәүләт бүләкләре тапшырды.