Вадим Дулат-Алиев Казан консерваториясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев Казан дәүләт консерваториясенең ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
«Бүген Вадим Робертович коллективка тәкъдим ителә», диде консерватория вәкиле. Ректор вазифаларын башкаручы Россия мәдәният министры Ольга Любимова боерыгы белән билгеләнгән.
Россия композиторлар берлегенең «Музыка России» музыкаль электрон газетасы аша Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның котлауларын һәм хезмәттәшлекнең дәвам итхенә ышаныч белдерүен җиткергән.
Вадим Дулат-Алеев — күренекле сәнгать белгече, докторлык диссертациясен «Милли музыкаль мәдәният: ХХ гасыр татар музыкасы» темасына язган. Татарстан музыка мәктәпләрендә аның «Татар музыкаль әдәбияты» дәреслеге буенча укытыла. Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең арт-директоры.
Вадим Дулат-Алеев — Тукайның дусты булган Мәхмүт Дулат-Али нәселенең дәвамчысы.
1988 елдан бирле Казан дәүләт консерваториясе ректоры профессор, танылган органчы, Россиянең халык артисты Рубин Абдуллин иде. Рубин Кәбир улына 70 яшь.