Җәвад Тәрҗемановның истәлегенә багышланган кичәдә «Шуктуган» спектакле куелачак
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 18 июньдә Татар китабы йортында язучы, техник фәннәр кандидаты Җәвад Тәрҗемановның истәлегенә багышланган кичә оештырыла. Чара көндезге икедә башлана. Оештыручылар хәбәр итүенчә, кичә ике өлештән торачак. Беренче өлештә язучының туганнары белән очрашу каралган, ә аннары тамашачыларга атаклы «Шуктуган» әкияте нигезендә куелган музей спектакле тәкъдим ителәчәк. Кичәдә язучының улы Камил Тәрҗеманов һәм кызы Гөлшат Тәрҗеманова, шулай ук әдипнең туганнары һәм оныклары катнашачак. Казан театр училищесы студентлары исә тамашачыларга «Шуктуган» әкияте нигезендә әзерләнгән музей спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу — атаклы әсәрнең сирәк куелышларының берсе.