Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2021

Әлки районында атлар чабышында артта калучыларны да бүләкләделәр

0
Әлки районында атлар чабышында артта калучыларны да бүләкләделәр

(Әлки, 19 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районы Сабан туенда атлар ярышы быел аеруча кызыклы һәм җанлы үтте. Анда нигездә үзебезнең юртаклар һәм чабышкылар катнашты. Узышны тамаша кылырга килүчеләрне тагын бер күңелле вакыйга көткән икән — юртаклар, ярымтокымлы чабышкылар, авыл атлары ярышыннан соң татар атлары бәйгесе узды.

Ярышларны җанлы, эчтәлекле итеп районыбызның спорт остасы — тренер Рифкать Сәгъдиев алып бара. Менә ул тамашачыларны беренче ярышта катнашучы атлар, аларның хуҗалары белән таныштырды. Иң элек ярымтокымлы атлар ярышына старт бирелде. Бу бахбайлар 2400 метр ераклыкка чаба. Димәк, төп трибуна яныннан ике тапкыр узып китәчәкләр. 

Беренче әйләнештә үк «Алексеевскдорстрой» ның Марсель кушаматлы аты белән Михаил Недорезов алга чыкты һәм дистанциянең буеннан буена лидерлыкны саклады. Икенче булып финишка Түбән Әлкидән Салават Исхаков килде. Салават Сабан туйларында, ат чабышларында күп тапкырлар җиңү яулаган егет. Өченче булып исә финиш сызыгын шул ук Түбән Әлкидән җайдак Радик Гәрәев аты узды. 

Авыл атлары узышы да һәрчак кызык үтә. Болар бит йорт-җирдә мең дә бер төрле эш башкаручы акыллы, күндәм маллар. Аларга Сабан туена дип махсус ашату, өйрәтүләр дә бик эләкми. Шуңадыр да бу атлар узышканда тамашачылар арасында аерым бер кызыксыну, җанлылык хөкем сөрә. 

Соңгы булып килгән Рәис Төхвәтуллинга һәм аның Майка исемле турысына халык аерым бер хөрмәт күрсәтте. Бу татар халкының электән калган күркәм гадәте — ярышта ахырга калган ат өчен махсус бүләкләр дә әзерлиләр. Юхмачы авыл җирлегеннән килгән Рәис Төхвәтуллин бәйгенең иң өлкән катнашучысы икән. Ул алтынчы дистәне ваклый. Тугры атына да 17 яшь инде.

Һәм менә татар токымлы атлар ярышы башланды. Бу бәйгене район Сабан туена махсус килгән «Татаркино» төркеме дә төшерде. Болар узыш атлары түгел. Әмма соңгы елларда республикада татар атлары өчен аерым бәйгеләр уздырыла башлады. Татар атлары бик матур чабыш күрсәтте.

Ат узышларында катнашкан һәркем Сабан туе бүләкләренә ия булды. Бәйге ахырында тагын бер күңелле хәл көткән икән. Нәсел тамырлары районның Татар Төгәлбәе авылына тоташкан Зөфәр Кәримуллин үзенең теләктәше Рөстәм Алтынбаев белән ат узышларында катнашучыларга 100 мең сум акчалата бүләк тараттылар. Бүләкләнүчеләр арасында җиңүчеләр генә түгел, иң яшь, иң өлкән җайдаклар, ахырдан килүчеләр дә булды.





Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства





Москва

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Моргенштерн

Рэпер Моргенштерн не указал национальность в новых документах




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть

Only Bet – бесплатные прогнозы на спорт

ЦСКА шагнул к трофею // Команда обыграла УНИКС в первом матче финала Единой лиги ВТБ


WTA

Повернення Калініної до топ-50 та втрачені позиції Світоліної. Оновлені тенісні рейтинги WTA та ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


#123ru.net

«Автодор» ввел абонементы на проезд по участкам трассы М-12 «Восток»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России