Бөгелмә полициясенең дүрт хезмәткәре Кавказга командировкага китте
(Бөгелмә, 22 июнь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең дүрт хезмәткәре җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен ярты елга Төньяк-Кавказ регионына киткән.
Бүлек җитәкчелеге Кавказның катлаулы тау җирендә уңышлы эш алып баруларын һәм тиз арада өенә кайтуларын теләде.
Котлау сүзләреннән соң отряд хезмәткәрләре туганнары һәм якыннары белән саубуллашты.