Россиядә теркәлгән эшсезләр саны кимегән
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Россиядә теркәлгән эшсезләр саны бер ай эчендә 1,292 миллион кешегә кадәр кимегән. Бу турыда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Элегрәк Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 12 майга Россиядә 1 миллион 530 меңнән азрак кеше эшсез дип теркәлгән. «15 июньгә булган мәгълүматлар буенча, мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән эшсез гражданнар саны 1 292,21 мең кеше тәшкил иткән. Эш бирүчеләр тарафыннан мәшгульлек хезмәте органнарына 2 134,25 мең берәмлек вакансия тәкъдим ителгән», диелә документта.