Табиб татарстанлыларга коронавирусның йөклелек чорына йогынтысы турында сөйләячәк
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 июньдә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова Instagram соцчелтәрендә Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы битендә туры эфир кунагы булачак. Эксперт йөклелек чорында коронавирусның тәэсире, балага узарга планлаштырганда вакцинация сроклары һәм хатын-кыз организмына прививканың йогынтысы турында сөйләячәк. Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән. Модератор булып Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак. Онлайн-трансляция 11.00 сәгатьтә башлана. Эфир Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы (@stopcovid19.tatarstan) һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы — (@minzdravrt) аккаунтларында узачак.