Узган тәүлектә Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән, аларның икесе читтән кертелгән, утызы аралашу юлы белән йоктырылган.
«8 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда — 13, Чаллыда — 7, Буа, Алабуга, Лениногорск, Зәйдә икешәр, Әгерҗе, Яшел Үзән, Спас, Тукай районында берәр кеше авыруы ачыкланган.
22 июньгә республикада ковидның 22 153 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә 19 743 кеше, шул исәптән 101 кеше тәүлек эчендә сәламәтләнгән.
Барлыгы 465 215 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш — 7 534), шуларның 347 302се икенче прививка алган.