Самара өлкәсендә Җыен башкорт фольклор бәйрәме булды
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 19 июньдә Самара өлкәсендә «Җыен-2021» башкорт фольклор бәйрәме узды. Ул Самара губернасының 170 еллыгына һәм Самара өлкәсенең «Корылтай» иҗтимагый хәрәкәте оешуга 25 ел тулуга багышланган. «Самара татарлары» сайты хәбәр итүенчә, бәйрәм Таш-Кустьян җирлегендә авылны данлаган якташлар истәлегенә стела ачудан башланды. Башкорт фольклор бәйрәме Южный бистәсе янындагы аланда утте. Зур аланда берничә милли юрта урнаштырылды. Һәрбер юрта янында кунакларны милли башкорт ашлары белән каршы алдылар, диелә хәбәрдә. Җыенда шулай ук Самара өлкәсенең башкорт авыллары турында мәгълүмат та бирелгән. Монда авыл тарихы, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышырга була. Башкорт фольклор бәйрәмендә шәҗәрәләр күргәзмәсе дә оештырылды, диелә хәбәрдә.