Татарстанда ир-ат авыру әнисен кыйнаган, алган җәрәхәтләрдән әби үлгән
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда 46 яшьлекир-ат 73 яшьлек авыру әнисен кыйнаган, алган җәрәхәтләрдән әби үлгән
Фаҗига 18 июньдә республиканың Югары Ослан районында булган.
Соңрак ир-ат полицейскийларга 78 мең сум акча тәкъдим иткән. Җинаятьчегә «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу» һәм «Ришвәт бирергә омтылу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.