Прокуратура Татарстанда балалар антисептик белән агуланганнан соң тикшерү башлады
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак) . ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га балалар антисептик белән агуланганнан соң тикшерү башланганлыгын хәбәр итте. Элегрәк агентлык Питрәч районы үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре булган 10-13 яшьлек алты баланы китергәннәрен хәбәр иткән иде. Беренче мәгълүматларга караганда, балалар лагерьларның берсендә агуланган. Питрәч районы прокуратурасы әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклый.