Татарстанда коронавирусны авыр кичерүче пациентлар күбәйгән
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева) . Коронавирус белән авыррак чирли башладылар. Бу хакта журналистлар өчен «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлек саклау технологиясе» дигән лекциядә Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде. «Без күтәрелештә торабыз. <...> Авыруны катлаулы кичерүче пациентларның артуын күрәбез», — дип искәртте табиб. Баш табиб коронавирусның кан тамырлары эпителияләренә зыян салуын әйтте. Еш кына ул организмга һава-тамчы юлы белән үтеп керә, әмма хәзер табиблар патогенның эчәклек аша да үтеп керүен күрә. Татарстанда Covid-19 вирусына каршы вакцинация ясау өчен иң уңышлы вакыт февраль аеннан май аена кадәр иде.