Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән. Алар - 1941 һәм 1971 елларда туган ике хатын-кыз һәм 1958 елда туган бер ир-ат.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
24 июньгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 532 үлем очрагы теркәлгән.