Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше үлгән
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән. «2021 елның 25 июненә барлыгы 534 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Коронавирус инфекциясеннән 1951 елда туган ир-ат һәм 1956 елда туган хатын-кыз вафат булган.