Чувашиянең 81 яшьлек аксакалы Тәлгать Шәкүров Мөхәммәд пәйгамбәр шәҗәрәсен төзегән
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Чувашия Республикасының Батыр районының Татар Тимәше авылында яшәүче Тәлгать Шәкүров Мөхәммәд Пәйгамбәрнең генеалогик агачын — шәҗәрәсен төзегән, дип хәбәр итте Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте. Тәлгать Шәкүров Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов белән очрашу вакытында бабасы Шәкүрнең авыл мәчетендә мәзин вазифасын башкаруы, әтисе һәм әнисе дә дини кешеләр булуы турында сөйләде. «Нәкъ менә әнидән ислам дине турында белдем. Үсә төшкәч өлкән абыем Җәүдәт кебек дин белән күбрәк кызыксына башладым. 2005 елда, пенсиягә чыккач, Ислам тарихын тирәнрәк өйрәнергә тотындым. Күп дини әдәбият җыйдым, үз китапханәмне булдырдым», — ди ул.
Тәлгать Шәкүров 2014 елда 74 яшендә «Гөлстан» мәдрәсәсенә укырга кергән, аны 2019 елда тәмамлаган. "Әлбәттә, безнең курста мин иң өлкән кеше идем. Миңа шунда ук Сираны (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы) өйрәнү ошады — нәкъ менә шуңа күрә аның тулы шәҗәрәсен төзү теләге туды», — дип сөйләде Тәлгать Шәкүров. Мөхәммәд Пәйгамбәр шәҗәрәсен типографиягә керткәнче, Тәлгать хәзрәт аны төрле мәдрәсәләрдә эшләүче тәҗрибәле остазлар һәм хәзрәтләргә, шул исәптән Казан шәһәрендә «Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсәгә тикшерү өчен биргән, диелә хәбәрдә.