Питрәчтә боз яуган
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Питрәч халкы бистәдә боз явып узуын видеога төшергән. «Татар-информ» агентлыгына видео авторы сөйләгәнчә, боз кичке бишләр тирәсендә ява башлаган. Элегрәк агентлык Татарстанда янә яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил көтелүе турында хәбәр иткән иде.