Бакуда Мәүлид мәҗлесе уздырдылар
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бакуның «Туган тел» республика татар мәдәнияте җәмгыяте каршындагы «Татар халкының гореф-гадәтләрен саклау» секторы Мәүлид мәҗлесе үткәрде. Бу хакта Әзербайҗан Республикасында «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте идарәсе рәисе Гөлҗан Мясоутова хәбәр итте.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул кунакларны изге Рабигыль-әүвәл ае белән котлады һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр туган айның мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклады. Мөселманнар салаватлар әйтеп, шулай ук сөннәт гамәлләрне өйрәнеп һәм үтәп, аңа карата мәхәббәтен белдерергә тиеш.
Аннары сүз Руслан хәзрәт Габдерәевка бирелде. Аның чыгышы Аллаһы Тәгаләнең әхлакый һәм иксез-чиксез мәрхәмәтен ныгытуга багышланган иде.
Хәзрәт салаватның абруе һәм аны укучыга бүләк турында вәгазь укыды, чарада катнашучылар белән бергә салават әйтте. Ислам динен тотучылар бер-берсен алыштырып Коръән аятьләре укыды, Пәйгамбәр тормышыннан тарихлар, ягъни хәдисләр сөйләделәр. Бу көнне Мәүлид бәйрәменең әһәмияте турында да күп сөйләштеләр.
Чара азагында татар халык ашлары белән чәй эчтеләр.