Казан инновацион университеты профессоры Леонид Рабинович вафат
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Танылган галим, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россиянең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры Леонид Рабинович вафат. Аңа 87 яшь иде.
Уку йортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Одессада туып үскән Леонид Михайловичның тормышы 1956 елда бирле Казан белән бәйләнгән. Ул 40 елга якын авыл хуҗалыгы институтында эшли.
Профессор Рабинович җир төзү, авыл хуҗалыгына фәнни казанышлар һәм алдынгы тәҗрибәләр кертүне оештыру буенча белгеч буларак билгеле.
Леонид Михайловичта укыган меңләгән белгеч зур горурлык белән аны үз мөгаллиме дип атый. Алар арасында җитәкчеләр, республиканың дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә шактый.