Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2021

Самараның «Яктылык» мәктәбе оештырган өмәдә әти-әниләр дә, балалар да катнаша

0
Самараның «Яктылык» мәктәбе оештырган өмәдә әти-әниләр дә, балалар да катнаша

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллина «Яктылык» мәктәбенең көзге өмәсе турында яза. Үткән шимбәдә Самараның «Яктылык» татар мәктәбе дә көзге өмә оештырган иде. Балалар да, ата-аналар да күптән инде матур гадәткә әверелгән әлеге чарада бик теләп катнашалар. Менә бүген дә иртәнге сәгать сигездә мәктәп тирәсе инде шау-гөр килеп тора иде. Өмәчеләр мәктәп ишегалдын җыештырдылар, чәчәк клумбаларын тәртипкә китерделәр, тәҗрибәле бакчачы Асия Сәйфетдинова җитәкчелегендә күпьеллык чәчәкләр утырттылар. Өмәчеләр, һәрвакыттагыча, мәктәп йортын гына түгел, янәшәдәге йортларда да чисталык урнаштыралар. Ике-өч сәгать өчендә квартал эче шактый үзгәрде, матурайды. Йөздән артык капчыкка тутырылган чүпне чыгару өчен зур йөк машинасы да килеп җитте, моны да ата-аналар үзләре кайгырткан. «Күрше хакы — Тәңре хакы», дигән әйтем бар татар халкында. Беренчедән, әлеге өмәләр балаларны кечкенәдән эшкә, чисталыкка өйрәтсә, икенчедән, күршеләр белән тату яшәүнең әһәмиятен күрсәтә. Әйләнә-тирә мохитең якты һәм матур, янәшәңдә дуслар булса, дөньяда яшәве дә рәхәт бит», — ди мәктәп директоры Радик Газизов. «Яктылык» тирәсендәге йортларда яшәүче халык көзге-язгы өмәләрне көтеп алалар, кемдер булыша, булдыра алмаганнары укучыларга һәм укытучыларга рәхмәт укып торалар. Быел татар мәктәбе активистлары йортлар ишегалларында, балалар бакчасы тирәли юкә һәм каен агачлары да утырттылар. Үсентеләрне «Яктылык» мәктәбен тәмамлаган, ә хәзер Самара шәһәре администрациясенең Шәһәр хуҗалыгы һәм экология департаментының урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Гаффаров алып килгән иде. Агачлар утыртуда мәктәп директоры да катнашты, үсенте утырту өчен чокырны дөрес итеп казу ысулларын күрсәтте. Өмәгә мәктәпне быел тәмамлаган укучылар да килгән: «Яңа уку йортларына күнегеп бетә алмыйбыз әле, «Яктылык”ны, яраткан укытучыларыбызны сагынабыз», — диләр. Өмәдә «Зеленая Россия» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе рәисе Владимир Семенов та катнашты: «Татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән мин быел гына таныштым, ләкин аның иҗтимагый эшләрдә актив булуын күптән ишетеп белә идем, — дип башлады сүзен Владимир. — Уку елы башында „Зелененький“ утравында узган экологик акциядә „Яктылык“ эшләрен күреп, таң калдым. Тырыш ата-аналар, тәртипле, тыйнак балалар барысы да бер тату гаилә сыман. Мәктәп директоры Радик Рәвгатович белән арашлашкач, мондый иҗтимагый эшләрдә катнашу мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен гадәти күренеш булуын аңладым. Афәрин! Минемчә, бу тәҗрибәне башка мәктәпләргә дә таратырга кирәк. Яшь буын кешеләре туган ягыбызны яратып, табигатьне саклап яшәсен иде. Җир шарының киләчәге безнең кулларда», — диде әңгәмәдәшем.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы





Москва

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Филипп Киркоров

Филипп Киркоров, Люся Чеботина, SHAMAN – 25 ярких звезд в Открытой студии «Авторадио» на «Премии МУЗ-ТВ 2024»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов установил мировой рекорд по чеканке мяча

Красногорск первым встретил участников международного супермарафона Москва-Минск

В УФСИН России по Республике Дагестан прошли лично-командные соревнования по легкой атлетике


ATP

«Ну и где здесь «группа смерти?» ATP показала, каким был бы Евро-2024 с теннисистами



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Движение на участке Боровского шоссе в Новой Москве ограничили из-за подтопления



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России