Мөслимдә сыерларны роботлар карый һәм сава
(Мөслим, 24 октябрь, «Татар-информ», « Мөслим-информ », Римма Афзалова). «Август-Мөслим» агрофирмасының терлекчелек комплексында 2300гә якын мөгезле эре терлек тәрбияләнә. Гади сыерлардан ике-өч тапкыр күбрәк сөт бирүче голштин- фриз токымлы сыерлар Германиядән кайтарылган. Маллар беренче бозауларын да китергән. «Мондый фермалар Татарстанда, бәлки, Россиядә дә санаулы гына», — ди Үрәзмәт терлекчелек комплексы җитәкчесе Антон Яйценко. Ферма тулысынча роботлаштырылган. Бәйсез ысул белән тәрбияләнүче маллар савым аппаратына үзләре килә. Робот сыерның җиленен юа һәм сава. Шул ук вакытта экранга сыерның кушаматы, яше, күпме сөт бирүе (хәтта һәр җилендәге сөт күләме), сөтнең товарлылыгы, куелыгы турында мәгълүмат чыга. «Малның паспорт мәгълүматлары (белгечләр аны шулай дип йөртә) сыерга беркетелгән чип аша алына», ди Антон Яйценко. Савылган сөт 30 тонналы танкларга җыела. Танкларда сөтнең нинди температурага кадәр суытылуы, сөттән бушаган савытның ничек юылуы һ.б. мәгълүматлар саклана. Суытылган сөтне иртән һәм кич тапшыралар. Һәр сыер көненә уртача 33 литр сөт бирә. «56 литрга кадәр сөт бирүче сыерлар да бар», — ди «Август-Мөслим» агрофирмасы генераль директоры Азат Нәҗметдинов. Малларны ашату өчен азыкны агрофирма үзе җитештерә. Сыерларга күпме күләмдә нәрсә ашатырга кирәклеге компьютерларга кертелгән. Азыкны роботлар тарата. Маллар тараткан азыкны да янәдән терлекләр алдына 2 сәгать саен роботлар этеп йөри. Мал астын да роботлар чистарта. Алай гына да түгел, кояш ныграк кыздыра башласа, тәрәзәләрдәге пәрдәләр автомат рәвештә төшә һәм җилләтү системасы кушыла. Фермада малларга массаж ясаучы (сыртын кашучы) роботлар да бар. Биредә җәмгысе 18 робот эшли! Роботлаштырылган дигәч тә, биредә 82 кеше хезмәт куя. Эш сәгате 7.00дә башлана, әмма комплекс тәүлек әйләнәсе эшли. Комплекстагы сыерларның мөгезсез булуы гаҗәпләндерде. Бозау вакытта ук малларның мөгез урынына махсус катнашма сөртәләр икән. Нәтиҗәдә мөгезләр төшә. «Маллар бәйсез ысул белән тәрбияләнгәч, төрле җәрәхәтләр алмас өчен мөгезләрнең булмавы хәерлерәк», — дип аңлатты белгечләр. Тояклар да махсус катнашма белән эшкәртелә. Бусы бактерия-микроблардан саклану өчен эшләнә. Комплексның икенче чираты әле төзелеп кенә килә. Тулысынча роботлаштырылган беренче өлештән аермалы буларак, икенче чиратта кул хезмәтенә дә зур урын биреләчәк һәм биредә 1200 савым сыеры тәрбияләнәчәк.