Россиядә корал экспертизасы мәҗбүри булырга мөмкин
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Коралны эксперт тикшеренүләрен үткәрү Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан гражданлык һәм хезмәт коралының криминалистик таләпләргә туры килүе турында бәяләмә бирү өчен мәҗбүри булырга мөмкин. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Министрлык РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы карары белән расланган исемлеккә өстәмә яңалык буларак беркетелә торган хөкүмәт карары проектын эшләде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коралны законлы рәвештә тапшырырга һәм акча алырга мөмкин.