QR-кодлары булмаган россиялеләргә госпитализация вакытында экспресс-тест ясаячаклар
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Эш көне булмаган ялларда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруын яки вакцинация ясатуын дәлилләүче QR-коды булмаган россиялеләргә федераль медицина хастаханәләренә озатканда ковидка экспресс-тест ясаячаклар. Бу хакта хөкүмәт утырышында кабул ителгән карарларда әйтелә.
Шул рәвешле, әлеге учреждениеләргә мондый экспресс-тестлар үткәрүне тәэмин итү йөкләнгән, дип яза «Российская газета».
Федераль медицина учреждениеләре эш көне булмаган ялларда ашыгыч ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.