Иртәгә Казанның кайбер автобуслары һәм троллейбуслары маршрутларга иртәнге 5 тә чыгачак
2 майда Татарстанда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм чаралары Казан мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә башлана. Бу көнне маршрутлары шәһәр мәчетләре яныннан уза торган кайбер автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 дән йөри башлаячак.
Бу вакытта маршрутларга 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар һәм 1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар чыгачак.
2 майда Казан һәм республиканың башка шәһәрләре мәчетләрендә гает намазы 6:30 да, Гает вәгазе 7:00 дә булачак. Бәйрәм намазы 7:30 да укылачак. Авыл җирлегендәге мәчетләрдә иртәнге намаз 3:00 дә укылачак, Гает вәгазьләре 4:00 сәгатькә, ә Гает намазы 4:30 га планлаштырылган.