Белгеч: Пандемия дәвамында «стелс-омикрон» иң йогышлысы булды
«Омикрон» штаммының бер төре – «стелс-омикрон» коронавирусның иң йогышлы төре булып санала. Бу хакта Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәгенең яңа диагностика алымнарын эшләү буенча эш төркеме җитәкчесе Камил Хафизов сөйләде.
Аның сүзләренчә, бу вариант өлеше гел артып торды һәм вирус йоктыруның барлык очраклары арасыннан 90 процентка кадәр җитте. Бу «пандемия дәвамында «стелс-омикрон» иң трансмиссив штамм булды дигән мәгълүматка тулысынча туры килә», дип яза «Российская газета» Камил Хафизовка сылтама белән.
Эксперт әйткәнчә, ВА.4 һәм ВА.5 подлинияләре Россиядә ачыкланмаган һәм әлегә башка илләрдә дә алар сирәк теркәлә. Ә менә «омикрон« барлыкка килгән Көньяк Африкада аларның шактый еш ачыклыйлар. Белгеч, Көньяк Африкада коронавирус белән авыручылар артуга борчылуын белдерде. Шулай ук BA.4 һәм BA.5 подлинияләре саны югары булгач, яңа штаммнар белән элемтә барлыгын фаразларга була, диде Камил Хафизов.