Дачада корыган үләннәрне яндырырга ярамаган вакытны атадылар
2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән закон нигезендә, дача участокларында учак ягарга ярамый. Шул ук вакытта дачаларда шашлык пешерергә, корыган үлән яндырырга мөмкин, әмма моның өчен законда язылган кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бу хакта «Позиция права» юридик компаниясе идарәчесе Егор Редин сөйләде.
Беренче чиратта, учак ягу өчен махсус урын кирәк. Бу чокыр яки тимер мичкә булырга мөмкин, алар янгынга каршы критерийларга җавап бирергә тиеш. Шашлык пешерү өчен металл мангал урнаштырырга мөмкин. Болар барысы да йорттан һәм хуҗалык корылмаларыннан 50 метр, яфраклы урманнан 30, ылыслы урманнан 100 метр читтә урнашырга тиеш. Учак ягасы урынны ут кабарга мөмкин булган бөтен әйбердән чистартырга кирәк, дип яза РИА Новости юрист сүзләренә сылтама белән.
«Янып торган учакны караусыз калдырырга ярамый. Янгынга каршы кагыйдәләр буенча, дачниклар учак янына сулы чиләк, ком куярга тиеш. Шулай ук янгын хезмәте белән хәбәргә чыгу өчен мобиль телефонны да янда тотарга киңәш ителә», - диде белгеч.
Юрист искәрткәнчә, таләпләрне бозган өчен шәхси затларга 2-3 мең штраф яный, ә вазифаи затлар һәм компанияләр өчен бу сумма шактый югарырак.