Мөхәммәтшин «Zа Россию» марафонында: 1 майны хезмәт һәм хезмәт җиңүләре белән каршылыйбыз
Бүген, 1 майны бәйрәм итү кысаларында, Казанның Җиңү паркында «Zа Россию» музыкаль-патриотик марафоны узды. Бәйрәмгә килгән халыкны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
«Дөньядагы катлаулы вазгыятькә дә карамастан, быел 1 майны хезмәт һәм хезмәт җиңүләре белән каршылый алуга без бәхетле», - диде Фәрит Мөхәммәтшин концерт программасы алдыннан.
Фәрит Мөхәммәтшин чыгышыннан соң өч сәгатьлек концерт программасы башланды, анда Татарстанның иҗат коллективлары катнашты. Бәйрәм кунаклары хореография һәм вокал композицияләрен карады.