Апас хатын-кызлар консультациясе Идел буе федераль округы конкурсының көмеш призеры булды
Апас хатын-кызлар консультациясе бу профильдәге медицина оешмалары арасында Идел буе федераль округы конкурсының көмеш призеры булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Апас Район үзәк хастаханәсе» хатын-кызлар консультациясе «Идел буе федераль округының акушерлык-гинекология профиленең иң яхшы медицина оешмасы-2021 конкурсының «I дәрәҗәдәге иң яхшы хатын-кызлар консультациясе» номинациясендә икенче урынны алды.
Бүләкләү тантанасы «Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары» VIII Бөтенроссия конгрессы кысаларында узды.