Рөстәм Миңнеханов табигатьтә төшкән фотоларын күрсәтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграм каналында урманда йөргәндә төшкән фотолары белән уртаклашты. Агач ботаклары яфрак яра башлаган, беренче чәчәкләр кояш нурларында коена.
«Иң яхшы ял – урманда!» - дип язган республика җитәкчесе фото янына.
Ул балачакта әтисе урманда йөрергә алуы турында сөйләгән.
Президентның язылучылары болай вакыт үткәрүнең яхшы ял булуы белән килешкән.
Кайберәүләр талпаннардан сак булырга кирәклеген искәрткән.