Чаллыда май аенда кар яуганны видеога төшергәннәр
Бүген көннең икенче яртысында Чаллыда кар яуган. Биредә яшәүчеләр әлеге хәлләрне видеога төшергән. Видеязмалардан күренә, кар шәһәр урамнарына бик күп яуган.
Һава торышы «аномалия»сен Чаллыга керү юлында да төшергәннәр. Кар көртләре юл кырыйларына калын катлам булып яткан.
Бүген «Татар-информ» күршедәге Марий Эл республикасында да кар яву турында хәбәр иткән иде. Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә кар көртләре сурәтләнгән фото һәм видеолар урнаштырды.