Биш ел эчендә Татарстанда сугыш ветераннары өч тапкыр кимегән
Татарстанда 17 938 Бөек Ватан сугышы ветераны, шул исәптән 93 инвалид һәм сугышта катнашкан 266 кеше калган. Ягъни биш ел эчендә аларның саны өч тапкыр кимегән. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Татарстанда «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән – 109, концлагерьларның балигъ булмаган элеккеге 116 тоткыны яши. Моннан тыш, республикада 12,8 меңнән артык тыл хезмәтчәне, һәлак булган (үлгән) инвалидлар һәм сугышта катнашучыларның 1823 тол хатыны гомер итә», - диде ул.
Чагыштыру өчен: моннан биш ел элек, 2017 елда, Татарстанда 54 844 Бөек Ватан сугышы ветераны, шул исәптән 697 инвалид һәм сугыштан катнашкан 1348 кеше яшәгән.
Зарипова хәбәр иткәнчә, ветераннарның мәнфәгатьләрен кайгырту йөзеннән республикада төрле программалар (өйдә социаль хезмәт, медицина хезмәте күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалау, капиталь ремонт һәм яңа торак белән тәэмин итү) гамәлгә ашырыла.