Уфада ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев турында спектакль премьерасы була
Җиңү көне алдыннан, 6 һәм 7 май көннәрендә, 9 май бәйрәмендә Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында «Герой йолдызы» спектакленең премьерасы була.
Ул легендар очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышлана. «Башинформ» шул турыда хәбәр итте.
Муса Гәрәев сугыш юлының барлык кыенлыклары аша үтеп, күп бүләкләр ала һәм бер тапкыр да яраланмый. 22 яшендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое була һәм сугышны эскадрилья командиры дәрәҗәсендә тәмамлый.
Спектакль Фәрит Әхмәдиев пьесасы буенча Башкортстан Республикасының халык артисты Ольга Мусина белән берлектә куела. Пьесаның сюжеты нигезенә танылган штурмовикның истәлекләре салынган. Аның сугыш фронтларында көн саен башкарган авыр хезмәте, мәхәббәте һәм батырлыгы, аның белән бергә Җиңү китергән көрәштәшләре турында сөйләнә.
Спектакльдә төп рольне – Муса Гәрәевның ролен Абзелил Утябаев башкара.