Синоптиклар Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр яву турында кисәтте
Иртәгә Татарстан территориясендә көчле җил һәм бераз явым-төшем көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип ачыклык кертә синоптиклар. Яңгыр һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшем төнге сәгатьләрдә көтелә.
Төнлә термометр баганалары 0..-5 градус, көндез +7..+12 градус күрсәтәчәк.
Атна ахырына Татарстанда +21 градуска кадәр җылытачак.