Уфа мәхкәмәсе фатиры тәрәзәсенә сугышка каршы плакат ябыштыручыга штраф салган
29 яшьлек Регина Ибраһимова коммуналь фатирда яши. Күршесе аның бу гамәлен күреп, "патриот булмавы өчен" Ибраһимова өстеннән полициягә гариза язган. Мәхкәмә Регинаны гаепле дип тапкан һәм 15 мең сум штраф җәзасы биргән.