ИТ-паркта беренче тапкыр Радио һәм элемтә көненә багышланган чара узачак
7 майда 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Казан ИТ-паркы территориясендә беренче тапкыр Радио һәм элемтә көненә багышланган чара узачак. Ул Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында узачак.
Радио һәм элемтә көне Россиядә ел саен билгеләп үтелә. Технопарктагы чараның максаты - балаларның һәм ата-аналарның игътибарын радиотапшырулар өлкәсендә заманча технологияләргә җәлеп итү. Әмма иң мөһиме - һәр катнашучы бу технологияләрне гамәлдә күрә алачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.
Чара кунакларына интерактив күңел ачу-белем бирү программасы тәкъдим ителәчәк, ул хәзерге дөньяда радиоформатның актуальлеген, элемтә технологияләрен үстерү һәм аларны төрле өлкәләрдә куллану мөмкинлеген күрсәтәчәк.
Балалар һәм ата-аналар өчен урам территориясендә һәм ИТ-парк холлында мәйданчыклар эшләячәк.