Япония июньдә чит ил туристлары өчен чикләрне ачарга мөмкин
Япония хакимияте чит ил туристларын кертүне чикләүне гамәлдән чыгару мәсьәләсен өйрәнә. Утрау дәүләте июньдә чит ил кунаклары өчен чикләрне ачар дип көтелә.
Билгеләнгән максатка беренче адым буларак, Япония хөкүмәте май аенда чит ил гражданнарына аз санлы туристлык төркемнәре составында илгә баруны рөхсәт итәргә планлаштыра. Бу дәүләтнең ковидка каршы рестрикцияләрне йомшартырга ни дәрәҗәдә әзер булуын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк һәм бер үк вакытта сәяхәтчеләрне контрольдә тотуны җиңеләйтәчәк. Бу турыда Nikkei Shimbun басмасына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
Моннан тыш, Токио чит ил территориясеннән илгә керү өчен 20 мең кешегә тәүлеклек лимитны арттыру мөмкинлеген карый. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 10 мең кеше тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, чит ил туристларын Япониягә кертүгә чикләү чаралары коронавирус пандемиясе аркасында кертелде. Хәзерге вакытта Япониядә COVID-19 белән авыручы пациентлар кими.