Питрәч районында автомотоузыш Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланды
Питрәч районында автомотоузыш Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланды. Автомотоузыш ДОСААФ бинасыннан башланды. Юлга дистәдән артык машина чыкты.
Машиналар Питрәч авылында Хәтер паркы буйлап узды, аннары автоколонна Ленино-Кокушкино авылына юл тотты. Анда Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев йорты янында һәм Яшьләр үзәге янында урнашкан һәйкәл янында тукталыш ясалды. Бу турыда «Питрәч-информ» хәбәр итә.
Автоузышта катнашучылар шулай ук Олы Бутырка авылында да булды. Анда алар Советлар Союзы Герое Василий Иванович Осипов истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.