Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр
Кайбычта Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.
Район үзәгендәге кафеда мул табын артында утыручы мөхтәрәм кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр кайнар котлады. Бу турыда «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.
Сугыш авырлыкларын кичергән әби-бабайлар мондый афәтләрнең бүтән кабатланмавын, хәзерге һәм яшь буыннарның тынычлыкта яшәвен теләде, үзләренә күрсәткән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар башкаруындагы җырлар белән дәвам итте.