Рөстәм Миңнеханов Азнакай районында агропарк төзүне тәэмин итәргә кушты
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Азнакай районына килде. Ул чәчү эшләре барышы белән танышты һәм агропарк төзүне тәэмин итәргә йөкләмә бирде.
Республика президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «Азнакай агрофирмасы» җәмгыятенең Банки Сукаеш авылындагы терлекчелек комплексын карады. Әлеге комплекс узган елның сентябрендә эшли башлаган. Фермада 2000 башка исәпләнгән ике сыер торагы бар, монда авылда яшәүче 95 кеше эшли.
Татарстан Президентына комплексның икенче чираты төзелүе турында сөйләделәр. Проект махсус инвестиция кредиты акчаларына башкарыла, аны быелның август аена төзеп бетерергә планлаштыралар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, Азнакай районы авыллары башкалыклары белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар чәчү темплары турында фикер алышты. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин иртә чәчелә торган культураларны чәчү ике-өч көннән төгәлләнергә тиеш диде. Моңа кадәр кырларны вертолеттан күзәткән Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләренең югары темпта баруына игътибар итте.
Очрашуда Азнакай районы хуҗалыклары җитәкчеләре Президентка агропарк төзелешендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Алар монда кооперативлар системасының яхшы үсеш алуын да әйтте. Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов тиешле йөкләмә бирде.