Олы Әтнә авылында балалар мәйданчыгын җимереп бетергәннәр
Олы Әтнә авылының Комунарлар урамы белән Карл Маркс урамы чатында урнашкан балалар мәйданчыгы бүгенге көндә бик аяныч хәлдә.
Анда мәйданчыкны җимереп бетергәннәр, өстәлләрендә, урындыкларына теләсә нинди сүзләр язып та чыкканар. Коймаларын җимереп, сындырып бетергәннәр. Бу турыда «Әтнә таңы» хәбәр итә.
Бу мәсьәләгә Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Сәмигуллин ачыклык кертте.
"Коймаларны ничек тә булса төзәтергә тырышачакбыз, мәйданчыкны каядыр күчерү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Алга таба мәйданчыкны полиция хезмәткәрләре тикшереп торачак", - диде ул.