Болгар үзешчән артистлары концлагерь тоткыны булган ханымны Җиңү көне белән котлады
Болгар Мәдәният йорты үзешчән артистлары элеккеге концлагерь тоткыны Нәкыя Хәмидуллинаны Җиңү бәйрәме белән котлады. Күчмә концертны алар кичә Җиңү парадыннан соң ветеран яши торган йорт янында оештырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый концертлар традициягә әверелде. Нәкыя апа да үзешчәннәрнең чыгышын һәр ел түземсезлек белән көтеп ала. Бу турыда «Яңа тормыш» хәбәр итә.
Бу юлы да Мәдәният йорты артистлары Михаил Баландин, Ольга Смолина, Александра Калашникова, Рамилә Исхакова, Василий Кощеев баянга сугыш чоры җырларын башкарды. Дулкынланган Нәкыя апа күз яшьләрен тыя алмады.
Күчмә концерттан соң ветеран артистларга чын күңелдән рәхмәт әйтте.