19-21 май кичләрендә Казан Кремле диварында яктылык инсталляциясе күрсәтеләчәк
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан 19, 20 һәм 21 май кичләрендә Казан Кремле диварында яктылык инсталляциясе күрсәтеләчәк.
«Казанда һәм Болгарда яктылык тамашасы күрсәтәчәкбез. Болгарда тамаша 19 һәм 20 майда Ак мәчет территориясендә куелачак. Казанда – 19-21 майда Меңьеллык мәйданы ягыннан Кремль диварында күрергә мөмкин булачак», - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Васил Шәйхразыев сүзләренчә, әлегә тамашаның вакыты билгеләнмәгән. Ул матуррак булсын өчен караңгы вакыт сайланачак. Тамашаның төгәл вакыты бераз соңрак хәбәр ителәчәк. Оештыручылар күбрәк кешене җәлеп итү өчен кич дәверендә тамашаны берничә мәртәбә күрсәтергә планлаштыра.