Казанда хатын-кыз кредитын түләр өчен банктан 1,8 млн алып мошенникка күчергән
Казанда яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз, мошенниклардан зыян күрүе турында хәбәр итеп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә әлеге җинаять эше турында сөйләделәр.
Зыян күрүче сүзләренчә, аңа таныш булмаган ир-ат шалтыраткан һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ир-ат хатын-кыз исеменә билгесез затлар кредит рәсмиләштерүен әйтә. Кредиттан котылу өчен, хатын-кызга башка банкта кредит рәсмиләштерергә, ә акчаны саклана торган счетка күчерергә тәкъдим ителә.
Куркудан, хатын-кыз банктан 1,8 миллион сум акча ала һәм сумманы телефоннан әйтелгән счетка күчерә. Шуннан соң шалтыратучы билгесез затлар алган займның юкка чыгарылуын әйтә һәм соңрак шалтыратырга вәгъдә бирә.
Кич белән зыян күрүче барысын да яраткан кешесенә сөйли. Ир-ат шунда ук аның аферистлар корбаны булуын аңлап ала.
Әлеге факт буенча «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.