Түбән Камада «Софиум» олимпиадасы призерларына һәм катнашучыларына бүләкләр тапшырылды
Бүген Совет Йортында «Софиум» сайлау хокукы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм катнашучылары булган Түбән Кама укучыларын тантаналы кабул итү булды.
29нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Анастасия Тузеева һәм 2нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Эмиль Бариевны, аларның остазларын һәм конкурсны оештыручыларны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре рәисләре Андрей Бликин һәм Фәрит Гыйльманов сәламләде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Безнең шәһәр химия белән генә түгел, яшь түбәнкамалылар белән дә дан тота. Безнең егет һәм кызлар сайлау хокукы мәсьәләләре буенча олимпиада призерлары булды, һәм бу Түбән Кама шәһәрнең генә түгел, ә тулаем илнең булачак сәясәтчеләрен һәм идарәчеләрен формалаштыруын күрсәтә. Аларның конкурста катнашучылар гына түгел, ә аның призерлары булуы безнең өчен икеләтә күңелле һәм мактаулы», – диде Рамил Муллин.
«Барыгызны да сайлау хокукы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия конкурсында беренче һәм бик мөһим уңышларыгыз белән котлыйм. Моңа кадәр, әлеге олимпиада барлыкка килү дәверендә, Татарстаннан бер генә укучыбыз да призер була алмады. Мин ышанам ки, Татарстанның гына түгел, ТР сайлау системасының да киләчәге яхшы», – дип мөрәҗәгать итте видеоэлемтә буенча ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
«Бөтенроссия олимпиадасының мондый нәтиҗәсе безнең өчен истәлекле вакыйга булып тора, - дип өстәде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков. - Түбән Кама чын «сугышчылар» үстергән, аларның белемнәре конкурс нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарны алырга мөмкинлек бирде. Безнең Анастасия Тузеева Россия буенча дүртенче булды».
Исегезгә төшерәбез, олимпиада берничә этапта узды. Йомгаклау этабы Мәскәүдә үтте һәм ике турдан торды – компьютер тесты һәм «Умники и умницы» уены форматы буенча интеллектуаль уен. Үз белемнәрен тикшерергә Россиянең 90 укучысы килгән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Анастасия Тузеева өченче дәрәҗә призер булды.
Рамил Муллин Анастасия Тузеевага һәм Эмиль Бариевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары - Ренат Садыйков (35 нче лицей) һәм Алена Пушкарева (Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия) билгеләп үтелде. Моннан тыш, шәһәрнең мәгариф оешмалары педагоглары да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.