Илдар Гыйльметдинов Чүпрәледә мәктәпләрдә капиталь ремонт барышы белән танышты
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Чүпрәле районына эш сәфәре белән килде. Ул Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән капиталь ремонт үткәрелә торган Иске Ишле һәм Марс урта мәктәбендә булды. 2022 елда районда әлеге ике белем учреждениесендә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча капиталь ремонт үткәрелә, тагын икесендә: Кече Чынлы һәм Алешкин-Саплык урта мәктәпләрендә азык-төлек блоклары яңартыла.
Кунаклар ремонт эшләренең барышы белән танышты, укучылар, шулай ук педагогик состав белән аралашты. Ул ил җитәкчелеге алдында торган бурычлар турында сөйләде, тормышка ашырыла торган программалар белән таныштырды. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Илдар Гыйльметдинов шулай ук «Созидание» яшүсмерләр клубында булды, анда яшь сайлаучы көне кысаларында квест-уен узды. Чарада районның эшләүче яшьләре, мәгариф учреждениеләре укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары катнашты.
Чарада катнашучыларны сайлаулар темасына багышланган мавыктыргыч уен-викторина көтте, аның кысаларында алар сайлау хокукы буенча белемнәрен ныгытты һәм сайлау компаниясе системасы турында мәгълүмат алды.
Яшьләр белән очрашуда Илдар Гыйльметдинов нәкъ менә аларның илнең киләчәге икәнлеген билгеләп үтте. Бу тормышта нинди дә булса уңышларга ирешү өчен ялкаулыкны җиңәргә һәм үзеңдә лидерлык сыйфатлары тәрбияләргә, мәктәп чорыннан ук актив җәмәгатьчелек эшләрендә катнашырга кирәклеген ассызыклады депутат.
Илдар Гыйльметдинов һәм Марат Гафаров уен-викторинада җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар тапшырды, барысына да укуда һәм тормышта уңышлар теләде.