Рөстәм Миңнеханов «Хезмәт батырлыгы предприятиеләре»н бүләкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ундүрт заводына һәм фабрикасына «Хезмәт батырлыгы предприятиесе 1941-1945» дигән мактаулы исем бирү турында таныклыклар тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Казан дары заводы территориясендә узды.
«Илебез тарихында катлаулы чорлар булды. Без һәрвакыт сынауларны лаеклы кабул иттек һәм куелган максатларга ирештек. Бөек Ватан сугышы елларында илебез Җиңүенә безнең сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре зур өлеш кертте. Хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге традицияләре хәзер дә, киләчәктә дә яшь буынга тапшырылыр дип ышанам», – диде Татарстан Президенты.
Мактаулы исемгә Татарстанның оборона-сәнәгать комплексындагы 14 предприятие лаек булды. Алар арасында «Вакууммаш», «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы», Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Казан вертолет заводы», «Казан моторлар төзү заводы», «Казан оптика-механика заводы», «Казан дары заводы», шулай ук «Серго исемендәге Завод», «Мелита», «Тасма», Казанның үткенләү заводы, «Казан электротехника заводы» һәм «Казан электроприбор заводы» бар.
2019 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин Россия шәһәрләренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында тәкъдим белән чыкты. Алар арасына Казан да керде. 2021 елның сентябрендә дәүләт башлыгы тагын 12 шәһәргә мактаулы исем бирү турындагы карарга кул куйды.